“Сетевая компания”нең генераль директоры Илшат Фәрдиев быелгы район Сабантуенда Тауасты Байлар авылының “Ядкарь” фольклор ансамбленә музыкаль аппаратура һәм гармунчы Фирдәвис Гайнетдиновка яңа гармун алып бирергә вәгъдә иткән иде. Шул бүләкләрне ул алып бирде һәм вәгъдәсендә торды.