Район хуҗалыклары терлекчеләре 22 сентябрь көнне 50,2 тонна сөт җитештерделәр, бу бер сыерга исәпләгәндә 8,9 килограмм дигән сүз. Быел яз башында район агрофирмаларына 224 баш нәселле тана кайткан иде, шул таналарның бүгенге көндә 183 башы бозаулаган. Әлеге таналардан көнлек савым 15 килодан артып китте.