Район кулланучылар җәмгыятенең шәһәрдәге “Ит кибете” сатучылары Казан шәһәренә ярминкәгә бардылар. Алар Чехов базарында сыер һәм дуңгыз ите, бәрәңге, кишер һәм башка продукция белән сәүдә иттеләр. Узган шимбәдә алар барлыгы бер тоннадан артык ит саттылар. Аларның хезмәтеннән Казан шәһәре халкы бик канәгать калган.