Исәп-хисап чорына керем күләме 300 мең сумнан артмаган үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары хезмәткә түләүнең бер минималь күләме кадәр (ике түгел!) исәпләнәчәк һәм 17328 сум 48 тиен тәшкил итәчәк.
Ә кереме 300 мең сумнан арткан эшмәкәрләрнең иминият взносы бер минималь хезмәт хакына шәхси эшмәкәр исәп-хисап чорында чынлыкта алган керемнең 1% ын кушып исәпләнә.
2014 нче ел өчен иминият взносларын түләү вакыты түбәндәгечә:
- кереме 300 мең сумнан артмаган эшмәкәрләр өчен – 2014 нче елның 31 декабренә кадәр;
- 300 мең сумнан арткан керемлеләр өчен – 2015 нче елның 1 апреленә кадәр + иминият взнослары түләүченең исәп-хисап чорында 300 мең сумнан артып киткән керем суммасының 1% ы, әмма 8 минималь хезмәт хакыннан, ягъни 138627,84 сумнан артырга тиеш түгел (әйтик, 550 мең сум керем булса, 300 мең сум өчен 2014 нче елның 12 декабренә кадәр, 250 мең сум өчен – 2015 нче елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк).
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, барлык шәхси эшмәкәрләргә эшчәнлек алып бару-бармауга бәйсез рәвештә 2014 нче елдагы эшчәнлек өчен яшәү урыны буенча салым органына керемнәр турында дек- ларация тапшырырга кирәк.
Бер үк вакытта шуны да исегезгә төшерәбез: 2014 нче елдагы эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керемнәр турында мәгълүматлар Пенсия фондына 2015 нче елның 15 июненнән соңармыйча җибәреләчәк.
Эшмәкәрнең салым органнарына тиешле отчетларны тапшырмавы нәтиҗәсендә эшчәнлектән алынган керемнәр турында мәгълүматлар булмаса, мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар канун нигезендә 138627,84 сум күләмендә исәпләнәчәк.
Игътибар! Финанс-хуҗалык эшләрен алып бармау иминият взносларын түләмәс өчен нигез була алмый. Әгәр дә сез финанс-хуҗалык эшләрен алып бармыйсыз икән, сезгә тиз арада Россия Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча 9 нчы районара инспекциясенә килеп, учеттан төшәргә кирәк (Минзәлә шәһәре, К.Маркс урамы, 77). Шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан төшү процедурасын узган, әмма иминият взнослары буенча бурычы булганнарга, пеня буенча бурычлар үсүен туктату өчен бурычларын түләргә кирәк.
Эльвира ХӘБИБУЛЛИНА,
ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы