Практика файдага булды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан Федераль Университетындагы лекция вакытында геодезия фәне укытучысы җәй көне белгечлегебез буенча практика үтәчәгебез хакында хәбәр итте. Практика үтү урынын үзебезгә сайлыйсы иде.

Практика үтү өчен мин якын туганнарым яшәгән саф һавалы, тыныч Минзәлә шәһәрен сайла­дым һәм “Җир бюросы”на эшкә урнаштым. Берочтан практика да узам, ял да итәм.

Оешмада мине бик ягымлы каршы алдылар, бу миңа ыша­ныч өстәде. Шул ук вакытта эшнең кыз бала өчен күп һәм катлаулы булачагын да кисәтеп куйдылар. Университетның “Космик геодезия һәм дистан­цион зондирование” белгеч­леге буенча укырга кергәндә без нинди хезмәт белән шөгыльләнәчәгебез һәм нинди авырлыкларга тап булачагыбыз турында хәбәрдар идек.

Беренче эш көне. Мин бергә эшлисе егетләр белән таны­шам. Нәкъ менә егетләр белән, чөнки кызлар күбрәк офис- та эшләүне, мәгълүматлар эшкәртүне кулай күрәләр. Бе­ренче карашка егетләр бик җитди, эшлекле кыяфәттә күренделәр, шунда минем баш­тан: “Чыннан да эш шулай бик катлаулы булачак миккәнни? Монда килеп ялгышмадыммы?” дигән уй йөгереп үтте.

Чыннан да, эш җиңелләрдән түгел иде. Без Татарстанның Бөгелмә, Әлмәт, Сарман, Чирмешән районнарына хәтле эш белән бардык. Көннәр буе кызу кояш астында объектта эшлибез һәм безнең иң зур теләгебез – су эчәсе килү. Су күп булса да, ул безгә җитмәгән кебек тоела иде. Без озак вакытка каядыр китсәк, офи­стан шалтыратып хәлебезне белешәләр, эшләребезнең ни рәвешле баруы белән кызык­сыналар иде. Бу кайгыртучан­лык безгә кәеф күтәренкелеге өстәде.

Эшебезне мавыгып, бире­леп башкарсак та, ял турында да онытмадык: үзара кызык хәлләр сөйләшеп, көлешеп тә ала идек. Берара мин үзебезне бөтен бер гаилә итеп хис итә идем. Егетләр – Сергей Гап­сатаров һәм Булат Сәгыйтов – минем абыйларым кебек бул­дылар. Алар мине сеңелләре кебек кайгыртып кына тор­дылар, кирәк вакытта ял да иттерделәр, җиң сызганып эшләргә дә мәҗбүр иттеләр.

Иртән торулар, офиста­гы эш шартлары, күңелле сәяхәтләр, уртак төшке ашлар, шаярулар, саф һава, эре объ­ектларда башкарган эшләр күңелемдә озак сакланыр әле. Һәм әлбәттә инде директоры­быз булган Юрий Алексеевич Сизовны һәм инде мин яратып өлгергән егетләремне сагына­чакмын әле.

Алинә МОСТАФИНА, Казан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International