Иренмәскә генә кирәк

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Воровский исемендәге поселокта тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булып торучы гаиләләр аз түгел, шуларның берсе – Тәнзилә һәм Хәсәнҗан Муллагалиевлар.

М у л л а г а л и е в л а р н ы ң хезмәт юлы Воровский совхозында башланган: Тәнзилә Мирзаян кызы совхозда се­ кретарь, Хәсәнҗан Салих улы автомобиль йөртүче бу­лып эшли. Тәнзилә Мирза­ян кызы халыктан сөт җыя башлый, 22 ел буена шушы җирлектәге һәм шәһәрдәге шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Моннан 10 ел элек үзләренең шәхси эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Хәзер алар шушы җирлектән башлап Бикбау җирлегенә кадәрге авылларда яшәүчеләрдән сөт җыялар – Һава торышы нинди бу­луга карамастан, алар шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга чыгып китәләр. Бер ел эчендә 750 тонна сөт җыя алар. Мул­лагалиевлар гаиләсе лизинг- грант программасында кат­нашып, молоковоз автомоби­ле һәм сөтне кабат эшкәртү җиһазы алуга иреште. Мул­лагалиевлар гаиләсе 40 ел буена тигез гомер кичерәләр, хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстерделәр, өч оныклары тормышларына куа­ныч өстәп тора. Тәнзилә Мир­заяновна берничә ел буена авыл җирлеге депутаты булып сайланды. Муллагалиевлар гаиләсе авыл тормышы белән кызыксынып яши, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, төрле чаралар уздыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр, – диде Воров­ский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова әлеге гаиләнең хезмәтенә һәм тормышына бәя биреп.

– Иренмәсәң, тырышлыгыңны куйсаң, уңышлар яулана ул. Эшмәкәрләр, фермерлар – алар эш сөючән, үз мак­сатларына ирешү өчен әллә нинди киртәләрне дә җиңәргә әзер кешеләр. Яңа гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә төрле про­грамамалар эшли, төрле про­граммаларда катнашып, грант отарга, субсидияләргә ия бу­лырга бөтен мөмкинлекләр бар хәзер, – ди Муллагалиев­лар.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International