Татулыкның кадере

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Аю авыл җирлегендә тырыш һәм намуслы хезмәтләре, тату гаилә тормышы белән авылдашларының хөрмәтен яулаган үрнәк гаиләләр аз түгел, шуларның берсе – Нәзирә һәм Фәнис Әхмәтҗановлар.

Фәнис Миргазиян улының терлекчелек тармагында 30 елдан артык хезмәт стажы бар, хәзерге көндә ул “Сөт иле-Минзәлә” агрофирмасының “Якты юл” бүлекчәсендә иң җаваплы эштә – бо­заулату бүлегендә терлек караучы булып эшли. Тормыш иптәше Нәзирә Мөдәриф кызы белән бергә шәхси хуҗалыкларында дүрт баш сыер, өч баш үгез, бик күп кош-корт асрыйлар. Көн саен 50 литрдан артык сөт тапшыралар.

Аю авыл җирлеге башлыгы Илнур Фәррахов әлеге гаилә турын­да болай диде:

– Әхмәтҗановларның бергә гаилә коруларына 28 ел, алга таба да иңне-иңгә куеп, уллары Илдарның, кызлары Алия белән Алсуның игелекләрен күреп, куанышып гомер кичерүләрен телибез.

– Тормышыбыз бөтен, табыннарыбыз мул, тынычлыкта, рәхәттә яшибез, боларның барысы да – республикабыз җитәкчелегенең халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга корылган программа­ларны тормышка ашыруы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бердәм булып, үзара татулыкта яшәргә язсын иде, – ди Әхмәтҗановлар.

Юртау бистәсендә гомер кичерүче Гөлнәзирә һәм Васил Гареевларның иң зур байлыклары – аларның тырыш хезмәтләре һәм балалары.

Гөлнәзирә Тәүҗеман кызы төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чык­кан. Васил Вәлиәхмәт улы гомер буена механизатор, хәзер ул “Сөт иле-Минзәлә” агрофирмасының “Минзәлә” бүлекчәсендә эшли. Аларның куанычлары – дүрт балалары да урта махсус белем алып, үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Киләсе елда бергә тормыш коруларына 35 ел тула.

– Пар канатлы булу, тигезлектә гомер итү – зур бәхет бит ул. Хәзерге заман яшьләренә гаилә корып яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Йорт салыйм дисәләр, дәүләт ярдәменнән файдаланырга була, ана капиталлары бирелә, болар барысы да дәүләтнең халык турында кайгыртуы нәтиҗәсе, – ди Гаре­евлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International