Көрәш беренчелеге узачак

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрь көнне авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында татар-башкорт милли көрәше буенча “Юбилейный” спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелеге узачак.

1996-2000 елгы егетләр 9 үлчәү категориясендә көч сынашачаклар. Ярышлар нәтиҗәсендә 1996-1998 елда туган егетләр арасында узу­чы ТР беренчелегендә катна­шу өчен Минзәлә районының җыелма командасы туплана­чак.

Көрәш 10.00 сәгатьтә баш­лана.

Ярышларның иганәчесе “Заиковский” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Фаттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International