Юллы булдылар

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Авыл җирлекләренең соңгы дүрт елдагы эшчәнлекләренә ясалган нәтиҗәләр буенча Воровский исемендәге авыл җирлеге белән Тауасты Байлар авыл җирлеге узган ел 1 миллион сумлык грантка ия булганнар иде. Әлеге средстволар нинди максатларга тотылган соң?

Әлфия Латыйпова, Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы:

– Воровский авыл җирлегендә әлеге грант акчасы авыл эчендәге Центральная, Заречная урамнарындагы юлларга вак таш җәюгә тотылды. Шулай ук Әлмәт шәһәренең “Нефтегаз” оешмасы Набе­режная урамына ком җәйде. Узган ел авыл җирлегенә бирелгән ВАЗ Шевроле-Нива автомобиле дә безне бик сөендерде, шулай ук янгын сүндерү машинасы кайтарылды, ул Александр Чумаков карамагына тапшырылды.

Моннан тыш дәүләт программасы нигезендә Олег Ильин җитәкчелегендәге “ПМК “Мелиорация” ААҖ бистәдәге “Раскула­чено” буасын төзекләндереп куйды, моның өчен 1 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Авыл кешеләре буаның тирә-юнен чиста то­тарга кирәклеген һәрчак исләрендә тотарлар дип ышанам.

Илшат Мәүҗиев, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы:

– Грант акчасына Дәвек авылында мәчеттән башлап зират­ка кадәрге 2,5 км юлга вак таш салдырылды. Моннан тыш авыл җирлегенә ВАЗ Шевроле-Нива автомобиле дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International