Район депутатлары арасында малтабар рухлы ир-егетләр белән дан тота алабыз дип әйтә аламын. Бу, әлбәттә, район җитәкчелегенең әлеге җәһәттән дөрес сәясәт алып баруы хакында сөйли.
Эдуард Иванович Кузнецов (рәсемдә) Тамбов өлкәсенең Первомайский районының Первомайский поселогында 1968 елның 1 августында дөньяга килә. Аңа алты яшь тулган вакытта гаиләләре Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Шәһәрдә 8 сыйныфны бетергәннән соң, Чаллының 57 һөнәри белем бирү училишесында электромонтажник һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтендә төзелеш батальонында ике ел хезмәт итә. Армиядән кайту белән ул КамАЗ заводына 1 нче категорияле инженер булып эшкә урнаша. Квалификациясен күтәрү максатында Чаллы шәһәрендәге машина төзүче- ләр техникумына укырга керә, көндез укый, кичләрен заводта эшли. 1998 елда үз эшен ачып җибәреп, үз бизнесын булдыра. Аның төп эше – “РИ- Групп” ҖЧҖдә инструментлар җитештереп сату. Заманча җитештерү базасын булдыра. Монда 45 кеше даими эшли, лаеклы хезмәт хакы ала, тиешле социаль яклау белән тәэмин ителгән. Бизнесың нык- лап барсын дисәң, белемеңне күтәрергә кирәк, 2001 елда менеджер-экономист белгечлеге алып чыга. Ул белемен күтәрү өстендә даими эшли, 2008 елда читтән торып ТИСБИ идарәсе университетына укырга керә һәм аны 2013 елда тәмамлый. 2010 елда аны дусты Равил Миңнехуҗин районыбызга алып килә, район җитәкчеләре депутат булып сайланырга өндиләр. Ул каршы килми, Иске Матвеевка җирлегеннән аны район Советы депутаты итеп сайлыйлар. Менә шуннан башлана инде аның районыбыздагы депутат эшчәнлеге. Район Советы депутаты буларак, аның халык мәнфәгатьләрен даими кайгыртуын ачык күрәбез. Хезмәттән тәм һәм ямь табучы, эшлекле, максатчан, олы йөрәкле, тынгысыз Эдуард Ивановичның изге гамәлләре безнең өчен үрнәк булып тора. Ул үзе сайланган җирлекне, андагы яшәүче халыкны иң матур, бай, яхшы талантлы кешеләр яши торган җир итеп күрәсе килә. Тыйнак һәм аз сүзле Эдуард Иванович мактанырга яратмый:
– Кайсы гына эшне алма, күп нәрсә тырышлыкка һәм үз эшеңне яратып башкаруыңа бәйле. Мин үзем, кайда гына эшләсәм дә, йөкләтелгән бурычларны ихлас башкарырга тырыштым, авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтхәким Дәү- ләтшин белән бергә киңәш- ләшеп, бер-беребезне аңлап, тыгыз бәйләнештә эшлибез, – ди Эдуард Иванович. Чынлап та, Матвеевка авыл җирлегендә кемнән генә сорама, депутат Эдуардның булдыклы, гадел, кешелекле булуын билгелиләр.
Озын, какча гәүдәле, ачык йөзле һәм игътибарлы, үткен карашлы Эдуард Иванович заман белән бергә атлаучы, итәгатьле, какшамас тормыш принципларына таянучы көчле шәхес һәм белемле җитәкче. Ул гаиләдә дә үрнәк ата, тормыш иптәше Диләрә ханым белән бер ул үстерәләр. Менә шулай эштә дә, өйдә дә, тулы канлы тормыш белән гармониядә яшәүче, абруйлы җитәкче һәм хөрмәтле депутат та ул Эдуард Иванович.
безнең белешмә
Авылдагы су башнясы агып яткан була, ул аңа материал биреп ремонтлата, Матвеевка авылындагы «Тургай» приютына һәрдаим ярдәм итеп тора, җирлектәге мәктәпләргә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Яңа елда, 8 март һәм 23 февраль бәйрәмендә матди ярдәм күрсәтә. Әле узган ел гына Иске Матвеевка авылы клубының түбәсе тузган булу сәбәпле, аны үз акчасына яптырды. Шулай ук узган ел районыбызда участок уполномоченыйлары өчен төзелгән йортларны төзүгә үз өлешен кертте. Ел саен район күләмендә үткән чараларда, ягъни “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”, Сабантуй бәйрәмендә дә хәйриячелек ярдәме күрсәтә.
Эдуард Иванович районда актив эш алып барганы өчен район башлыгының Мактау грамотасына һәм күптән түгел генә Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Дилфас ГАЛИЕВ