“Лизинг-грант” программасы кысаларында безнең район эшмәкәрләре алдагы елларда әнә шул кадәр грантка ия булдылар.
2009-2013 елларда “Лизинг-грант” программасында безнең районның 120 эшмәкәре катнашты. Әлеге программа буенча район эшмәкәрләре пилорама, мини-тегермән, мини-пекарня, теплица, МТЗ тракторы, УАЗ “Фермер”, УАЗ-молоковоз, УАЗ-рефрижератор, автолавка, Газель автомашиналары, экскаватор, сварка аппараты, төрле станоклар, тагылма кораллар һ.б.лар алды.
Узган ел конкурста катнашучы-ларның өчесе дә грант отты. Минзәлә икмәк заводы 775 мең сумлык грантка ия булды, газлы су һәм квасны шешәләргә тутыру производствосы буенча линия, Хуҗәмәт ремонт-механика заводы 1 млн 46 мең сумлык грант отып, горизонталь кыру станогы, җылылык насосларын көйләү өчен стенд алды. Эшмәкәр Назил Ситдыйков (Яңа Мәлкән авылы) 1 млн 395 мең сум грантка ия булды. Аның Яр Чаллыда ит комбинаты бар, лизингка ит эшкәртү җайланмасы алды.
безнең өстәмә
Лизинг-грант программасы кысаларында субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу конкурсының икенче этабында катнашырга заявкалар кабул итү башланды, ул 2 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Субсидияләр эшмәкәрлек эшчән-лекләрен башлап җибәрүчеләргә лизинг килешүенең 45 проценты күләмендә бирелә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел; моңа кадәр эшләп килүче эшмәкәрләргә – лизинг килешүенең 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел; ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча ярдәм күрсәтү программасы кысаларында терлекчелектә гаилә фермалары оештыру буенча проектларны тормышка ашыручы эшмәкәрләргә – лизинг килешүенең 70 процентына кадәр, әмма 3 миллион сумнан артык түгел; муниципаль дәрәҗәдәге промышленность мәйданчыклары резидентларына – лизинг килешүенең 50 процентына кадәр.
Тулырак белешмәләр өчен 8-9063269846, 8-9178926638 телефоннары аша ТР эшмәкәрлекне яклау үзәге белгече Булат Мирзарип улы Шәйхразиевка, 3-17-44, 3-27-84 телефоннары буенча район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Флүрә МУСИНА