Ярдәм пункты ачылды

2014 елның 12 сентябре, җомга

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә Украинадан килгән качаклар өчен гумани­тар ярдәм җыю оештырылды. Минзәләлеләр ярдәмгә мохтаҗ халык өчен балалар, ир-ат, хатын-кызлар өчен җылы киемнәр, аяк һәм баш киемнәре, җиңел инвентарь: юрган, плед, мендәр һәм башка урын-җир әйберләре, балалар өчен уенчыклар китерә алалар.

Боларның барысы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында Коммунистиче­ская урамы, 11 нче йорт адресы буенча, 8.00 – 17.00 сәгатьләрдә кабул ителәчәк, 3-17-40 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International