ТР Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарәсе 5-8 сентябрьдә “Финанс белем көне” Бөтенроссия акциясе актив катнашты.
Чараның төп максаты –яшьләр арасында финанс белемен тарату идее. Акция кысаларында бөтен Татарстан Республикасы буенча мәктәпләрендә “Финанс белем көне” Бөтенроссия акциясе узды.
Укучылар өчен пенсия, салым законнары җыелмасы нигезләре турында лекция укыдылар. Укучылар салым нигезләре, пенсия хокуклары белән таныштылар, пенсиянең ничек формалашуы, аларның нәрсәләргә бәйле икәне турында белделәр. Лекторлар 2015 елның 1 гыйнварыннын гамәлгә керүче гражданнарның пенсия хокукларын яңача формалаштыру кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр.