Мөшеге игенчеләре 1748 гектардагы рапс культурасын суктыра башладылар. Районда бу культура 5754 гектарда игелә. “Сөт иле Чулман” агрофирмасы һәм “Мензелинские зори”ның Николаевка бүлекчәсе кукуруздан силос салырга керештеләр. Районда әлеге культура 6000 гектарны били, “Вамин” структуралары 1200 гектар кукурузны бөртек технологиясе белән чәчтеләр.
Бөртеклеләр барлык мәйданның 95 процентында җыеп алынды, суктырылмаган иң күп мәйдан “Сөт иле Минзәлә”дә, “Туган як” агрофирмасында һәм фермерларда.