БӘЙРӘМ ТӨСЕН АЛАЧАК

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

14 сентябрьдә, сайлау хокукына ия булган минзәләлеләр 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячак.

Участок сайлау комиссияләре бу мөһим чарага күптән әзер. Үтә күренмәле урналар кайтарылды, сайлаучылар исемлекләре яңартылды. Сайлаучы­ларга участок сайлау комиссияләрендә һәр сайлау кампаниясендәге кебек сәүдә нокталары, җәмәгать туклану предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк. Сай­лау хокукы булган һәр кеше тавышының мөһимлеген аңласын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International