АЛДАН САЙЛАУ МӨМКИНЛЕГЕ

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 14 сентябрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнне нигезле сәбәпләр аркасында (отпуск, командировка, эш һәм уку режимы туры килмәү, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен башкару, сәламәтлек торышы һәм башка шундый сәбәпләр) яшәү урыны буенча тавыш бирүчеләр списогына кертелгән сайлау участогына бара алмаган гражданнарга алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак (Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 1 нче пункты, 76.1 маддәсе).

10 нчы-13 нче сентябрь аралыгында алдан тавыш бирү сайлаучының участок сайлау комиссиясенә (тору урыны буенча) мөрәҗәгать итеп сайлау бюлле­тенен тутыру юлы белән башкарыла: 12 сентябрьдә – 16.00-20.00 сәгатьләрдә, 13 сентябрьдә – 8.00-16.00 сәгатьләрдә.

Белешмәләр өчен телефон: 3-15-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International