Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе агымдагы елның 1 июленнән 367 нче санлы Федерель законга түбәндәге үзгәрешләр керүе хакында хәбәр итә: күчемсез милеккә (ипотека) залог килешүе дәүләт теркәвендә теркәлми, ләкин ипотека турындагы килешү нигезендә барлыкка килгән ипотека күчемсез милекне чикләү (обременения) рәвешендә теркәлә.
Үзгәрешләр дәүләт пошлинасын түләүгә дә йогынты ясады. Ипотека турындагы килешү нигезендә барлыкка килгән ипотеканы теркәү өчен һәр аерым күчемсез милек объектына гаризаны залогка салучы белән залог тотучы бергә бирәләр. Дәүләт пошлинасын да һәр гариза язучы һәр объект өчен тигез суммада түли. Дәүләт пошлинасы суммасы үзгәрешсез калды: физик затлар өчен – 1000 сум, юридик затларга – 15000 сум.
Мисал өчен, кредит алыр өчен гражданин банкка залогка фатирын сала, шул рәвешле банк белән ипотека турында килешү төзи (2 гариза бирүче – банк һәм гражданин, 1 объект – фатир). Бу очракта ипотекага алынган фатирга Татарстан Республикасы Росреестр идарәсендә дәүләт теркәве ясау өчен бер үк вакытта ике гариза бирүче дә мөрәҗәгать итә, һәрберсе дәүләт пошлинасындагы үз өлешен түли. Бу очракта дәүләт пошлинасы ике тигез өлешкә бүленә (½ өлешендә). Гражданин физик зат буларак 1000 сум булган дәүләт пошлинасының яртысын, ягъни 500 сумын түли, ә банк вәкиле, юридик зат буларак, 15000 сум булган дәүләт пошлинасының ½ өлешен – 7500 сумын түли.
Катлаулырак очракны карыйк. Ипотека килешүе нигезендә ир белән хатын торак йорты булган җирне залогка салалар ди (3 гариза бирүче, 2 объект). Идарәгә һәр объектка (җир һәм йорт) ипотека рәвешендәге чикләүләрне (обременения) теркәү өчен бер үк вакытта ир дә, хатын да һәм банк вәкиле дә мөрәҗәгать итә. Бу очракта һәр күчемсез объектка аерым гариза языла һәм дәүләт пошлинасы да аерым түләнә. Пошлина өч гариза бирүчегә дә тигез күләмдә бүленә. Ир белән хатын физик зат буларак җир өчен 1000 сум пошлинаның 1/3 өлешен түлиләр, ягъни һәрберсе 333 әр сум; банк вәкиле, юридик зат буларак 15000 сумның 1/3 өлешен, ягъни 5000 сумын түли. Дәүләт пошлинасы шушы ук күләмдә торак йорт өчен дә аерым түләнә. Шунысын да искәртеп үтик: һәр гариза бирүче объектлар буенча дәүләт пошлинасын аерым квитанция итеп түли.
Закон нигезендә барлыкка килгән ипотека буенча үзгәрешләр булмады.
Елена КӘЛИМУЛЛИНА,
ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы