Һәр сәгатьнең кадерен белеп

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

4 нче сентябрь көнне районыбыз игенчеләре тагын 1100 гектарда игеннәрне җыеп алырга өлгерделәр.

Ашлык җыеп алынган мәйдан 83 проценттан артып китте. «Сөт иле Чулман»ның Тәкермән бүлекчәсендә игеннәр тулысынча суктырып алынды. Көзге яңгырлар ашлык уңышын киметүгә тәэсир итсәләр дә, әлегә гектар уңышы 20,9 центнер тәшкил итә. «Заиковский» хуҗалыгы уракны 1 гектардан 28,4 центнер уңыш алып төгәлләде. «Родные края» (Яңа Маҗын басулары) иген уңышы – 28, ә «Сөт иле Чулман» агрофирмасының Байлар бүлекчәсендә 26,3 центнер тәшкил итә. Көзге чәчү 9800 гектарга җитте, шуның 2700 гектары – көзге бодай. Яңгыр явуга карамастан, механизаторлар туңга сөрүне туктатмыйлар, ул 15800 гектарда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International