Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе 10 сентябрь көнне, 11.00 сәгатьтә, район хакимиятенең утырышлар залында гражданнарны, юридик затлар вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне кабул итү оештыра. Җәмәгатьчелек кабул итүләре вакытында монополиягә каршы федераль хезмәт компетенциясендәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хокукларын саклауга кагылышлы һ.б. мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин.
Кайнар телефоннар
Террористик характердагы куркыныч туу хакында 8(843) 231-45-55 яки 8(843) 231-45-45 (РФ Федераль куркынычсызлык службасының ТР буенча идарәсе) телефоннарына, терроризм, экстремизм һәм коррупция фактларына тап булсагыз, бу мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесенә 3-27-80, прокуратурага 3-10-59, эчке эшләр бүлегенә 02, 3-29-85 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә була.