Киләчәк турында кайгыртып

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бикбау, Аю авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыенында район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов мондый очрашулар район хакимиятенә кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга ярдәм итә, диде.

Бүгенге көндә республикада, шул исәптән безнең районда авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт өлкәләрен, юллар һәм чиста сулар белән тәэмин итүне үз эченә алган социаль-икътисади юнәлештәге программаларның саны 26га җитә, диелде җыенда.

Шуларның берсе – юллар салу программасы Бикбауда да чагылыш тапкан ул, олы юлдан авыл үзәгенә кадәр асфальт са­лынган. Моның өчен сөенеп ту­ялмыйлар бикбаулылар. Хәзер авыл кешеләрен авыл эчендәге юлларның торышы борчый, бер урамга җәелгән вак таш салу­ны дәвам итсәләр, әйбәт булыр иде дип үтенечләрен белдерде алар. Куян, Ахматовка авылла­ры халкы үз авылларына юл ях­шыруын көтә. Бикбау авылында 11,5 км да суүткәргеч трасса са­лынган, тагын 700 метрда баш­карасы калган. Суны йортлар­га кертү чыгымнары һәр йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшә, моның өчен түләүнең төрлечә булуына аңлашылмаучанлык белдерүчеләр булды. Өлешеңә тигән көмешең, диелә халык­та. Моның сәбәбе гади – йорт­ка кадәрге ара берәүгә якын, икенчегә ераграк булуы белән бәйле, диелде.

Бикбау җирлегендә яшәү- челәрнең уртача яшьләре 71 яшь. Моның төп сәбәбе – авыл­да яшьләр калмау. Авылда ферма да юк, балалар саны аз булгач, мәктәп тә ябылган, алты бала күрше авылга йөреп укый, клуб бинасы да искергән. Бөтен өметләре шушы авыл җирләрен арендага алган ин­вестор Алмаз Шәриповта. Мал асраучыларны икмәге дә, салам-печән мәсьәләсе дә кызыксындыра. Печәнне аръ­якка чыгып халык үзе әзерли, ашлыкны пай хисабына инве­стор бирергә вәгъдә итте, диде авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина.

Күрше-тирәдәге авылларда­гы уңай үзгәрешләрне күреп, башка авылларда яшәүчеләр дә шуңа омтыла. Аю авыл җирлегендәге халык җыенында да шушы хәл сизелде. Феде­раль автотрассадан авылга күптән вак таш җәеп куелган булган. Аңа асфальт салынса, тагын да яхшырак булыр иде, диде авыл кешеләре.”Якты юл” хуҗалыгында Степанов­ка авылыннан эшләүчеләр аз түгел. Әлеге авыл эшчәннәрен су мәсьәләсе борчый, шуны тизрәк хәл итеп булмасмы дигән үтенечләрен белдерде алар. Аю төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ай­рат Галимов спорт мәйданчыгы төзү турында мәктәп коллекти­вы белән ата-аналар үтенечен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International