Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла.
Районда хезмәт кешесен данлый
беләләр. Хуҗалыкларда 500, 1000 тонна ашлык суктырган комбайнчыларыбызны бүләкләү гадәткә кереп китте. 36 комбайнчының һәрберсенә район башлыгы Айдар Салахов 3әр мең сум күләмендә премия һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Сез – чын хезмәт кешеләре, уракта геройлар, – диде район башлыгы, аларның кулларын кысып
Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында җыеп алуыбызга ышанамын.
“Татмедиа”ның Минзәлә филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев комбайнчыларга үзләренең фото-рәсемнәре төшерелгән талисман-вымпел, ә номинация призерларына ел символы – ат рәсеме төшерелгән кружкалар бүләк итте.