Авыл күчтәнәчләре

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

 Шәһәребездә Республика көне район мәдәният йорты каршында зурлап билгеләп үтелде.

Әлеге чарага ТР Пре­мьер министры урын­басары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов та килгән иде. Бәйрәмне район башлы­гы Айдар Салахов ачып җибәрде. Министрның безнең районны үз рай­оны сыман итеп күрүен һәм һәрвакыт ярдәм итүен ассызыклап үтте. Килгән халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Ан­нан соң Энгель Фатта­хов бәйрәмгә килгән ха­лыкны ТР президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате белән та­ныштырды, тагы бер кат бәйрәм белән котлады. Аннары алар ярминкәне карап чыктылар, аның шәһәр халкы өчен оеш­тырылуына басым яса­дылар. Ярминкәдә рай­он агрофирмалары, ху-җалыклары, авыл җир-лекләре, эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъ-дим иттеләр. Бәйрәм ярминкәсендә нигездә үзебезнең җирлектә җи-тештерелгән азык-төлек

 белән сәүдә иттеләр. Ал­дан килгән “Заиковский” ҖЧҖ, Калморза һәм баш­ка хуҗалыкларга урын-ның кәттәсе эләкте. Әнә “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фат­тахов үзенең джибына трейлерга чаклы тагып алып килгән. Менә шул була инде ул ярминкәдә кешеләргә культура­лы

 хезмәт күрсәтү. Өлгеррәк хуҗалыклар үз продукцияләрен ике сәгать эчендә сатып та бетерделәр. Авыллар шәһәр халкына дуңгыз һәм сыер итләре, бодай, арыш, борчак, арпа, су­ган, аш чөгендере, кишер, һәм бал продукцияләре, катнаш азык тәкъдим иттеләр. Иң мөһиме – алар кыйммәт тә түгел иде. Әнә Воровский җирлегенең кишерләре

 чөгендер чаклы, Дәвек авылыннан Резеда Га­рипова үз хуҗалыгында җитештерелгән 20 төр-ле продукция алып килгән. “Рыбак” ҖЧҖ ярминкәгә 900 кило 7 төрле балык алып чык­кан иде, тиз арада сатып та бетерделәр. Чөнки сатучылар бәясеннән тормадылар, очсызга да сатып җибәрделәр. Рай­он мәдәният бүлеге кон­церт программасын кы­зыклы итеп төзегән иде. Аларның чыгышларына бәйрәмгә чыккан кешеләр дә кушылды.

 

 безнең белешмә

Ярминкәгә халыкка барлыгы 2 тонна сыер, ярты тонна дуңгыз һәм кош ите, куян, сарык ите сатылды. Бу көнне барлыгы 6 миллион сумнан артык сәүдә хезмәте күрсәтелде.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International