Без килгәндә, тракторчы Фәгыйл Акмалов болындагы тезмәләрдәге печәнне “Беларус”ка тагылган ПР-1200 пресс- җыйгычта рулоннарга төрә иде.
– Техника булгач, эш карышмый. Шуңа да яңгырлар әледән әле куркытып торуга карамастан, печән эшен кыска срок- ларда башкарып чыгарга тырышабыз. Ферма янына һәм ындыр артларына кайтарып өелгән эскертне күреп, күңел шатлана, – ди бу уңайдан өч дистә елга якын хезмәт куючы болын хезмәтчәне.
Быел печәнне кимендә 1,5 еллык хәзерлибез. Саламны да мөмкин кадәр күбрәк әзерләп калдырырга тырышабыз. 2010 елгы корылык күп нәрсәгә күзне ачты: эшлим дигән, яшим дигән авыл кешесенең абзарында терлек азыгы зур запас белән торырга тиеш, ди КФХда үз тракторы белән печән өюче Мансур Сәрваров.
Җәмгысе 200 тоннадан артык печән, 300 тоннага якын салам туплау бурычы куелган. Мал азыгы печәне болында үсә, быел болынга Ык елгасыннан сулар чык мады, соңгы яңгырлардан соң гына печән бераз күтәрелеп китте. Быел яз көне бодай астына 100 гектарда люцерна чәчеп калдырдык, киләсе елда үзебезнең басу печәне булачак. Тиздән печән хәзерләнеп бетәчәк, салам туплау дәвам итә, – диде ферма мөдире Фәрит Сиб гатуллин.
Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хатип улы әйтүенчә, Зәйнәгыйтдин Аглиев та печән хәзерләүдә зур тырышлык күрсәтә. Ул иярләгән печән әйләндергеч агрегатының көйле эшләве нәтиҗә- сендә җаваплы чорда эштә өзеклектә юл куелмый. Шулай ук печән чабуда эшләүче Хәлил Шәрәфетдинов та сынатмый, булсын дип эшли. Аңа Сәгыйтҗан Галиев булыша. Печәнне төргәкләргә төргәннән соң, аны “КамАЗ” автомашинасы белән Разиф Абдуллин ташып тора. Гомумән, Иркәнәш халкы печән хәзерләүдә бик тырышып эшли. Ә Разиф Кәримов мотоблокка үзе печән җыйгыч көйләгән, аны ГАЗ-69 машинасына тагып алып килгән. Иркәнәш җирлегендә печән хәзерләү өчен болын җитәрлек, ул болыннар барысы 700 гектардан артык. Һәр печән җиренең үз исеме бар: «мойка», «абыстай сукмагы», «ар кылы тал», «Гыйззәт күле» һәм башкалар.
Иркәнәшлеләр малны үстерә беләләр, аны сатарга гына өйрәнеп киләләр. Бу хакта кышка кергәч язарбыз.
сан
Җирлектә бүгенге көндә дүрт Т-40, 13 МТЗ- 80, ике ЮМЗ-6 тракторы бар. Печән чабар өчен сигез чапкыч, җыяр өчен алты җыйгыч, төргәкләргә төрер өчен өч пресс исәпләнә, печән хәзерләү чорында болар гына җитәрлек түгел. Киләчәктә авыл халкы тагын печән хәзерләү агрегатлары сатып алырга җыена.
Дилфас ГАЛИЕВ