“Сөт иле-Чулман “ филиалы механизаторлары 2014 ел урагына җиң сызганып керештеләр. Бүген исә һәр механизаторның игътибары урып-җыюны кыска срокларда, югалтуларсыз башкарып чыгуга юнәлдерелгән.
Филиалның барлык бүлекчәләрендә дә арыш урагы тәмамланган, хәзер комбайнчылар Тәкермән һәм Хуҗәмәт басуында кышкы бодай суктыралар. Көзге бодайны турыдан туры урып суктыралар. Монда 4 «Акрос», 2 «Палессе» һәм бер ДОН-1500 комбайны эшли. Филиалда быелгы уракта «Акрос-580» комбайнында хезмәт куючы Илгиз Шияпов (өстәге фотода) беренчелекне бирми, бүгенге көндә ул үз комбайны бункерыннан 9 меңгә якын икмәк суктырырга өлгерде инде. Илгиз якшәмбе көнне 100 тонна икмәк суктырды, ул булган җирдә тәртип була, – ди филиалның баш агрономы Илгиз Хәкимов. Аның артыннан Альберт Мөбәрәков бара. Ул барлыгы 6 мең центнердан артык бөртек суктырган. Гомумән филиалның комбайнчылары: Айдар Хуҗин, Рәшит Сабирҗанов, Рәмзил Хәбиров, Илдар Низамов, Нурмөхәмәт Гарипов сынатмыйлар, булсын дип эшлиләр. Басудан ындыр табагына икмәк ташуда Өлфәт Фәрдиев алда бара, ул комбайн астыннан 16
мең центнердан артык бөртек ташыган. Ә икенче урында – Ильяс Идрисов (астагы фотода), аның күрсәткече – 13 мең центнердан артык. Икмәк ташуда шоферлар: Мөнзил Гыйльметдинов, Расил Фәрраховлар өлгерлек күрсәтәләр. Ындыр табагына кайткан икмәк вакытында эшкәртелеп Мамадыш, Чистай элеваторларына озатыла, орлыкка салына. Филиалның Тауасты Байлар ындыр табагында эш кайный, машинистлар Фәнис Шәйхетдинов, Миңнехан Кашапов КЗСта арышны сортировкалый,икмәк чистартуда клуб хезмәткәрләре Мөслимә Гайниева, Маргарита Гараева, Ләйсән Хәмидуллина тырыш хезмәтләрен куялар. Ә ындыр табагы мөдире Розалия Бадыйкова бар эшкә дә өлгерә, үзе үлчәп тора, документ эшләрен алып бара. Орлык дигәннән ул быел 500 тоннага якын салынган. Быел арышның һәр гектары 24 центнер уңыш биргән.
Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү тәртибе яхшылап аңлатылган, комбайннар ремонтлауга да хезмәт хакы былтыргы белән чагыштырганда бермә-бер арттырылган, ягъни бер комбайнны уракка әзерләп алып чыгуга 20 мең сум акча түләдек, ди филиал җитәкчесе Линар Мозаффарович.
Дилфас ГАЛИЕВ