“Россия Федерациясе гражданнарының сайлауга булган хокукларының һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 27 маддәсе, 4 нче һәм 5 нче пунктларына нигезләнеп, Минзәлә район территориаль сайлау комиссиясе хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән (участок комиссияләре составына резервка) 1934-1984 нче санлы участок сайлау комиссияләре әгъзаларын билгеләү өчен кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кабул ителүен хәбәр итә.
Документлар әлеге мәгълүмат басылып чыкканнан башлап, 14 көн дәвамында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80.
Ф.ХӘМИТОВ, территориаль-сайлау комиссиясе рәисе, Э.ФӘССАХОВА, комиссия сәркатибе