Аты белән бергәләп

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Ибраһим Катасанов Казахстанның Кзыл Орда шәһәрендә туа, аларның гаиләсе Үзбәкстанга күчеп китә, ул шунда үсә, мәктәпне тәмамлый.

18 яше тулу белән, армия сафларына алына, Баку шәһәрендә эчке гаскәрләрдә өч ел хезмәт итә. Армиядән кайту белән, Ташкент шәһәрендәге төзүчеләр техникумында укып, Төркмәнстанга төзелешкә юллама ала, анда өч ел эшли. Шул вакытта безнең районның Миңнеһаҗәр исемле бик матур кызы белән таныша, өйләнешәләр. 1969 елда Миңнеһаҗәрнең туган ягына, ягъни Урыс авы­лына кайтып төпләнәләр. Ибраһим Минзәлә төзелеш оешмасында эшли башлый. Урыс авылында, Минзәлә шәһәрендә мәдәният йортлары төзүдә катнаша. Аннары Вахитов исемендәге колхозда терлекчелектә атлар, сарыклар карый.

Эшне күңел җылысын биреп, ихластан башкара Ибраһим. Берничә елдан савым сыерларын тәрбияләүгә күчә. Тырышлыгы, максатчанлыгы бу тармакта да яхшы күрсәткечләргә, хезмәтенең нәтиҗәлелегенә ирешергә ярдәм итә.

Ибраһимның лаеклы ялга чыкканына да сигез ел үтеп киткән. Шулай булса да, ул яраткан хезмәтеннән аерылырга теләми. Нык ихтыярлы, эш сөючән терлекчене хуҗалыкта да хөрмәт итәләр. Хезмәтен яратып, булсын дип эшли, ел саен диярлек район башлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Аларның хисабын ул төгәл генә белми дә. Узган ел район алдынгылары җыенында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

СҮЗ УҢАЕНДА Ибраһим Катасанов 6 айдан 12 айга чаклы 89 баш бикәч бозаулар төркемен тәрбияли. Быел беренче кварталда ул үзе караган терлекләрнең һәрберсеннән 760 грамм тәүлеклек үсеш алган. Уңган терлекче Тулбай комплексында Буран исемле аты белән хезмәт куя. Атына да инде 17 яшьтән артып киткән.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International