“Балаларыгыз буш вакытларын кайда уздыралар?” дигән сорау белән без яшь ата-аналарга һәм балаларның әбиләренә мөрәҗәгать иттек.
Раушания Титова, әби:
– Оныгым София Титова (5 яшь) Нефтьчеләр паркына йөри. Ни өчен бу парккамы? Чөнки безнең юл уңаенда ул. Оныгымны 8 нче санлы балалар бакчасыннан алгач, үзебезнең биш катлы 3/3 йортына барабыз. София монда таганнарда, карусельдә атынырга, тауда шуарга ярата. Бакчадан соң шунда керик, ди. Кайбер чагында парктан тиз генә өйгә керәсе дә килми, озаклап утырабыз шунда. Әнисе белән Боз сарае янындагы уен мәйданчыгына да барганы бар, ләкин бу парк безгә юл өсте. Боз сарае мәйданчыгында җиһазлар яңа, ике тау, йөгерү юлы булса да, балалар күп булу сәбәпле, чират көтәргә кирәк. Изыскательләр урамында мәй- данчыклар үзәктәгегә караганда күбрәк дигән претензиягә болай дип җавап бирергә була: күп фатирлы йортлар булганга монда бит халык та күбрәк яши, бер йортта 60 фатир – Минзәлә өчен бер урам дигән сүз бит бу. Изыскательләр урамы күпчелек шундый йортлардан тора да инде.
Юлия Галимәрданова, 28 яшь, яшь әни:
– Балаларым – Карина (5 яшь) һәм Яна (2 яшь) ял көннәрендә, җәйге җылы кичләрдә эш көннәрендә дә Нефтьчеләр паркында ял итәргә яраталар. Таганнарда атыналар, тауда шуалар, парк буйлап йөриләр. Тау биегрәк, шулай да. Мондагы зур ташлар да куркыныч тудыралар кебек. Алар монда күптән яталар инде, мөгаен, нәрсәгә дә булса файдаланмакчылардыр. Балалар алар өстендә йөрергә атлыгып торалар. Сүз уңаенда, узган ел бер бала анда аягын авырттырды. Кайчандыр аю белән куян фигураларына зыян килгән иде, күптән түгел генә алар яңартылды. Балаларга бу фигуралар бик ошый. Алар янында фотога төшүчеләр дә бар. Бу паркта чиста, тирә-юньдә яшеллек. Без кайбер чагында 3 нче мәктәпнең яңа спорт мәйданында да ял итәбез.
Елена Мозаффарова, яшь әни:
– Аяз, җылы көннәрдә улым Адель белән (2 яшь тә 2 ай) без монда еш киләбез. Аңа монда барысы да: ком да, өйчек тә, җәнлекләр фигурасы да бик ошый. Тау белән карусельләрне бигрәк тә ярата төшә. Ни өчен нәкъ бу паркмы, чөнки монда балам яшендәге балалар ял итә, яшьтәшләре янәшәсендә аңа күңелле.
Айгөл Сәлимова:
Мин улларым Илнур (3 яшь) һәм Динар (9 яшь) белән Октябрьск урамыннан (безнең якын-тирәдә парклар, мәйданчыклар юк) машина белән Боз сарае янындагы һәм Нефтьчеләр паркларына киләбез. Боз сарае һәм теннис үзәге янындагы мәйданчыклар заманча җиһазланган, анда минем олы улыма бик ошый. Ләкин ул тирәдә велосипедларда һәм роликларда яшүсмерләр зур тизлектә йөриләр, болгавыр анда. Нефтьчеләр паркында тыныч, балаларны күзәтергә дә уңайлы. Кечкенәбез Илнур таганда атынырга, тауда шуарга ярата.
Зөфәр Әшрәфетдинов, яшь әти:
– Кызларым Эвелина (3 яшь) һәм Аделина (8 яшь) буш вакытларда минем белән паркларда һәм балалар мәйданчыкларында йөрергә яраталар. Нефтьчеләр паркындагы таганнар безгә бик ошый, алар безнең балаларның яшенә туры килә. 3 нче урта мәктәптәге спорт шәһәрчегендә балалар яланаяк комда йөрергә, арканга менәргә яраталар. Зур кызым Аделина Боз сараенда тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Әлеге балалар мәйданчыкларына без еш йөрибез. Кызларым (бигрәк тә кечкенә кызым) таганда атынырга бик яраталар. Нефтьчеләр паркында комлык өстенә (комлык дип мин бик зур булмаган ком өемен атыйм, балалар анда “күмәчләр” ясарга, уенчык машиналарына ком тутырырга яраталар) түбә җитми, сабыйлар күләгә булмау сәбәпле, кызу кояш астында уйныйлар.
Марина Александрова, 28 яшь:
– Мин улым Арсений белән (аңа яшь ярым) теннис үзәге янындагы мәйданда көндезге бердән өчкә хәтле йөрибез, ул вакытта монда кеше аз була. Кичке 18-21 сәгатьләрдә Нефтьчеләр паркына барабыз. Монда кечкенә балам белән безгә уңайлырак, ә Боз сарае янында бу вакытта яшүсмерләр дә йөри башлый. Бу парктагы чисталык, тынычлык, яшеллек бик ошый безгә. Арсений җанварлар фигурасы янында да, өйчек янында да бик теләп уйный, комда казына. Утырып балаларны күзәтергә эскәмияләр дә куелган.
сүз уңаенда
Шәһәр хакимияте каршындагы паркта (үзәктә) балалар өчен ясалган бер тау, ике таган бар. Ләкин ул игътибарны бик җәлеп итми. Яшь әниләр балалары белән монда кибеткә барганда яки кайтканда гына тукталалар. Ул тирәдә шәхси йортлар да аз, күбрәк дәүләт учреждениеләре урнашкан (зуррак балалар “Юбилейный” спорт комплексына йөриләр). Ә менә Нефтьчеләр бистәсендәге иске стадионны, шул тирәдә яшәүчеләрнең фикере буенча, ял паркы итеп ясарга яки балалар мәйданчыгы итеп җиһазландырырга була.