Электрон хезмәтләрдән файдаланасызмы

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда дәүләт хезмәтләрен планлы рәвештә электрон формага күчерү һәм гади халыкка, IT- проектларны төшендереп, алардан файдаланырга өйрәтү процессы дәвам итә. Бүгенге көндә татарстанлылар 185 электрон дәүләт хезмәтеннән файдалана алалар, озакламый актуаль булган тагын берничә сервисны “цифрага” күчерү күздә тотыла. Электрон дәүләт хезмәтләреннән минзәләлеләр актив файдаланалармы? Аларга юллаган соравыбыз шул хакта.

Венера Гумбарова:

Мәктәптә укучы кызымның билгеләрен электрон жур­налдан карап барам, кечкенә кызым белән балалар бакча­сына чиратка баскач, ничәнче булуыбызны, бакчага юллама бирелүен шулай ук электрон дәүләт хезмәтләре аша карап бардым. Балалар бакчасы­на түләү суммасын, машинага килгән штрафларны да шуннан карап беләбез. Ләкин бу ысул белән бернинди дә түләүләр башкарганым юк, банкка барып түлибез. Алай ышанычлырак кебек.

Алисә Шаһабетдинова:

Телисеңме, теләмисеңме – файдаланырга туры килә. Әйтик, күптән түгел закон­лы язылыштык. ЗАГС бүлеге гаризаны язма рәвештә ка­бул итми, нәкъ менә дәүләт хезмәтләренә кереп, шуның аша электрон рәвештә бирергә кирәк. Төркиягә ял итәргә бар­ганда чит ил паспортын апа­лар шулай ук электрон дәүләт хезмәтләре аша гына ясат­тылар. Бик уңайлы, тиз, чи­ратларда торасы юк. Ә менә түләүләрне мин хезмәт хакы күчеп баручы банк карточкасы аша (он-лайн банк) түлим, анда минем бөтен мәгълүмат кер­теп куелган, монысы тагын да җайлырак. Ә электрон дәүләт хезмәтләре аша түләгәндә ко­миссия тотып калына.

Гүзәл Кадыйрова:

Улыбыз IT-Чемпион конкур­сында катнаша. Үзебез һәм туганнар әлеге хезмәтләр пор­талында теркәлеп, мөмкин бул­ган барлык түләүләрне шуннан башкарабыз. Шул рәвешле вакытыбызны да экономияли­без, улыбызга ноутбук отарга да ярдәм итәбез. Бик уңайлы, безгә ошый.

Резида Сәрварова:

Электрон дәүләт хезмәтләре аша мин улыбызның бакчага чиратта ничәнче торуын һәм штрафларны гына карыйм. Акча түләп караганым юк.

Дифиза НУРИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International