Ураза бәйрәме ислам диненең иң олы бәйрәмнәренең берсе.
Юл буе тәһлил әйтеп килгән халык бергәләп иртәнге һәм гает намазын укыды, тәкъбир әйтте, хөтбә тыңлады. Шәһәр мәчете имамы Салих хәзрәт Делфенуров бәйрәм вәгазе сөйләде. “Ураза бәйрәме изгелекләр эшләргә, бүләкләр бирергә һәм кунаклар кабул итәргә, бер-берсенең хаталарын гафу итәргә, мохтаҗ
булганнарга ярдәм күрсәтергә чакыра. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган гамәлләребезне кабуллардан кылсын”,– диде.
Шәһәребез мөселман-нарын бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов та килгән иде. Бүгенге көндә мөселманнарыбыз конфессияара хезмәт-тәшлекне үстерүгә, башка халыклар мәдәниятен ихтирам итүне яшьләрдә тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Ул мөселманнарны
бәйрәм белән тәбрикләде, район мөселманнарыбыз районның социаль мәдәни тормышына зур өлешләрен кертүләрен билгеләп үтте.. Киләсе Корбан гаете бәйрәмен яңартылган мәчетебездә билгеләп үтәчәкбез, дип ассызыклап үтте.
Бәйрәмнән соң халык өйләренә ашыкты. Бу көнне традиция буенча табынны камыр һәм таба ризыклары бизәде. Бәйрәмнең Тәшрик көннәре өч көн буена сузыла, кеше бер-берсенә кунакка йөрешә, хәлен белә, бүләкләр өләшә.
Дилфас ГАЛИЕВ