ӘЛЕГӘ ДҮРТӘҮ

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар саны арта бара.

Минзәлә, Актаныш, Мөс- лим районнары кергән Ык сайлау округында сайлау комиссиясенә 4 кешедән га­риза кергән. “Бердәм Россия” һәм “Гадел Россия” партияләре берәр кеше тәкъдим иткән. Ике кеше үз-үзләрен тәкъдим иткәннәр. Сайлау турындагы закон нигезендә үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр округта­гы сайлаучыларның өч про­центы күләмендә имзалар җыеп, комиссиягә тапшырырга тиешләр.

Икенче бюллетеньдә була­чак партияләр исемлеге дә арта бара. Республикада сәяси партияләрнең бүлекчәләре шактый күп булса да, сай­лау бюллетенендәге исем­лек уннан артмаска мөмкин дип уйлый экспертлар. Чөнки партияләрнең күбесенә шу­лай ук билгеле бер күләмдә сайлаучыларның имзаларын җыеп тапшырасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International