Татарстан данын яклаячаклар

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Аксубайда үткән үсмерләр һәм кызлар арасында­гы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Минзәләдән 4 көрәшче катнашты: Данил Латыйпов (Аю урта мәктәбендә 9 классны бетерде) – 5 нче урын; Гөлназ Бәдертдинова (Гөлек кызы, медицина учили­щесында укый) – икенче урын; Сәрия Гильметдинова (Чаллыда укый) – беренче урын. Рузилә Мөхәммәтова (Татар Мөшегесе кызы, медучилищега укырга керде) – беренче урын. Әлеге көрәшчеләр – “Юбилейный” спорт мәктәбендә район җыелма командасының баш тренеры Рәмзил Бәдриевтә шөгыльләнәләр.

Беренче урынны алган кызларга Татарстан данын яклау хокукы бирелде. Ул август аен­да Башкортстанның Салават шәһәрендә үтәчәк. Анда җиңә калсалар, Теләчедә үтәчәк дөнья беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бар. Хәзер алар Рәмзил абыйлары белән шөгыльләнү ешлыгын арттырачаклар, аннан Мамадышта җыену әзерлеге.

Призерлар Федерациянең акчалата бүләгенә лаек булудан тыш, көрәшне, гомумән спортны яра­тучы Рамил Кәримовның да акчалата бүләгенә лаек булдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International