Алдан хәбәр иткәнчә, Җиңү паркын төзекләндерү турындагы “Вафат булганнар һәм исәннәр истәлеге өчен” дип аталган район проекты социаль проектлар арасында лауреат булды һәм аны тормышка ашыру өчен 580 мең сум акча бүлеп бирелде.
Проект инициаторы, Балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильина Җиңү паркы буенча социаль мөһимлеккә ия булган мәсьәләләр, паркның зоналарга бүленеше (алар барысы – дүртәү), анда халыкка күрсәтеләчәк хезмәтләр хакында түбәндәгеләрне сөйләде:
– Без төрле номинацияләр буенча проектлар ясыйбыз. Шуңа күрә район башкарма комитеты нәкъ менә безгә мөрәҗәгать итте дә инде. Эш төркеменә архитектура бүлеге, “Минзәлә” ММҮ, туган якны өйрәнү музее да кушылды. Миллион ота алмадык, ләкин уңышлы проект килеп чыкты. Гранттан алган акчалар 1 нче сентябрьдә эшли башларга тиешле паркның укыту зонасын төзекләндерүгә тотылачак. Паркның сул як почмагы асфальтланып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен мәйданчык булдырылачак. Анда юл сызыклары, юл билгеләре ясалачак, роликларда, электромобильләрдә, велосипедларда йөрү каралачак.
Соңрак билгеле булганча, бу зонада йөгерү, велосипед юлларын “Идарәче компания” ҖЧҖ түшәячәк, ә мәйданны төзекләндерү 1 нче урта мәктәпкә йөкләнә (Автордан.).
Янәшәдә генә балалар мәйданчыгы асфальтланачак. Анда төрле яшьтәге балалар өчен таганнар, комлыклар ясалачак, ә ком – елга комы булачак. Бу зонаны җиһазларга 4 нче балалар бакчасы алыначак. Һәйкәл артында футбол кыры булачак. Аны төзекләндерү өчен грант суммасы гына җитмәгәнлектән, 2015 елга спорт мәйданнарын бүлгәләү буенча районга бирелгән спорт мәйданнарының берсен Җиңү паркына бирү турында карар кабул ителгән. Дан аллеясының уң ягында әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен ял зонасы төзеләчәк. Анда, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, беседка эчендә өстәл уеннары уйнарга, ял итәргә мөмкин булачак.
Шушы тирәдә яшәүче мәктәп укучылары Эдгар Бадалян һәм Александр Тимченко үзгәрешләргә бик шат:
–Монда без уен һәм спорт мәйданнары булган уңайлы парк булуын телибез. Безгә монда уйнарга бик ошый, – диделәр алар бертавыштан.
65 А йортында яшәүче Валентина Упаева үзенең х и с - к и ч е р е ш л ә р е н түбәндәге сүзләр белән җиткерде:
– Әлеге грантны отуыбызга бик шатмын. Тизрәк парк яңарсын иде. Алайса балалар урамда уйныйлар, монда койма белән әйләндереп алынган, уйнарга куркынычсызрак булачак.
Проект сметасы зур – 5 млн 600 мең сум, шуңа күрә калган сумма район бюджетыннан бүленеп биреләчәк.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА