"Чулман"ның басуларында уңыш 25 центнердан да артып китә

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Минзәлә районында уракка төшкәннән бирле 3816 гектарда игеннәр суктырып алынды, бу игеннәрнең 8 процентын тәшкил итә.

Әлегә уртача уңыш бер гектардан 20,5 центнер тәшкил итә. Барлык хуҗалыклар да уракка төштеләр. Әлегә иң аз мәйдан “Сөт иле-Минзәлә” бүлекчәләрендә. Биредә гектар көче дә башкаларныкыннан азрак. ”Сөт иле-Чулман”ның кайбер басулары 25 центнердан артык уңыш бирә. ”Мензелинские зори” агрофирмасы хуҗалыклары өч мең гектардан артык мәйданда игеннәрне җыеп алдылар инде.

Илдус ШАҺИЕВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International