Май аенда авырлыгы 30 килограммнан арткан бозауларның иң күбесе (48) “Сөт иле – Минзәлә”нең “Минзәлә” бүлекчәсендә туган. Шуңа бу айда махсус программа нигезендә бирелә торган иң зур премияне ясалма орлыкландыру технологы Татьяна Винокурова алды. Кадрәк бүлекчәсендә мондый бозаулар берәр генә булган.
Июньдә дә Татьяна эшләгән фермада зур бозаулар күп туган. Ул беренче урында. Ирина Белянинова эшләгән Николаевка фермасында 21 бозау туган. Аңа икенче урын бирелде. Өченчедә – 20 бозау белән шулай ук Николаевкадан Лилия Нуриева. Алдынгыларның премияләре дә башкаларныкыннан күбрәк. Кадрәк фермасы ясалма орлыкландыручылары 30 килограммнан арткан икешәр генә бозау алганнар.