Минзәләдә өстәл теннисы буенча Ачык Бөтенроссия турниры булып узды

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

Бүген “Олимп” теннис үзәгендә Минзәлә муниципаль районы бышлыгы Кубогына ветераннар арасында өстәл теннисы буенча Ачык Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы булды.

Ачу тантанасында 70 кешегә якын, 40 һәм 40 яшьтән олырак ир-атлар, хатын кызлар булдылар.

Шунысы игътибарга лаек, катнашучылар арасында спорт мастерлары, олы категориялы спортсменнар да бар иде. Спортсменнар Пермь төбәгеннән, Башкортыстаннан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Татарстан һәм Россияның башка өлкәләреннән дә килгәннәр. Ачу тантанасында Минзәлә муниципальрайоны Башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев булды һәм турнирны ачык диеп игълан итте.

Тулырак мәгълүмәтне безнең киләсе материалларда укыгыз.

Алисә Шахабутдинова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International