Автомәктәп коллективы юбилей уңаеннан укыту классларына, капиталь ремонт ясады, яңа җиһазлар сатып алды. Моңа Татарстан ДОСААФы биргән 500 мең сум һәм үзләре эшләп алган акча тотылган. Үз көчләре белән башкаргач, шактый зур күләмдә яңарту эшләре уздырырга мөмкинлек туган.
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүчеләр өчен классларда хәтта чәйләп алу мөмкинлеге дә тудырылган хәзер.