Техника яңартыла

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

“Чиста шәһәр”гә чүп түгү өчен махсус КамАЗ-65115 автомашинасы кайтарылды.

Әлеге автомашинаны тырыш, җаваплы машина йөртүчеләрнең берсе – Рәүф Газетдинов йөртә.

– Моңа кадәр ГАЗ-53 автомаши­насында эшләдем, анысына 15 ел иде инде, шуңа күрә ватылып та җәфалады. Оешмадагы чүп түгү өчен 4 берәмлек техникага өстәмә яңа КамАЗ кайтуы бары­быз өчен дә шатлык дип уйлыйм. ГАЗ-53ләргә гадәттә 8 кубометр чүп калдыклары тутырсак, яңа мусоровоз 20 кубометр чүп сый­дырышлы. Чүпне төяү механикалаштырылган, төягәннән соң чүп калдыкларын тыгызлап та куярга мөмкин. Һәркөнне 7дән кичке 5кә кадәр эшлим, көнгә 3әр рейс ясарга туры килә, – дип хезмәте ту­рында сөйләде ул.

– Шәһәр халкы чүп-чарны контейнерга гына салып куймый, зур күләмле мебель, төзелеш материаллары калдыклары, агачларны да ыргытып китәләр. Аларын кул көче белән җыештырып алырга, башка төр техникага төяп җибәрергә туры килә, – диде оешманың эшчесе Рәис Садыйков.

Контейнерлардагы көнкүреш калдыкларын санаулы минутлар эчендә мусоровозга бушатып куйдылар, ә менә аның янына өеп куелган иске тәрәзә өлгеләре тирә-юньнең ямен җибәреп утырып калды.

сан

Шәһәрдә каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 60 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган, шәһәр урамнарыннан һәркөнне 100 куб.м көнкүреш калды­клары җыеп алына.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International