Барыбыз өчен дә шатлык

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Садак бистәсендә балалар бакчасы төзелешендә бүгенге көндә 52 кеше эшли. Әлеге объектны 20 августка тапшыру планлаштырыла.

Бакчаның территория­се профнастил белән әйләндереп алынган. Тышкы якта байтак эшче кайнаша: ташчылар бала­ларны кояштан саклаучы корылма (алар 10 була­чак) ясау белән мәшгуль. Асфальт салу, брусчатка җәю өчен планировкалау эшләре бара.

Июнь башында бинаның түбәсен ябарга кереш-кәннәр. Бу эштә Денис Зотов, Фидәис Мортазин, Алексей Грядушкин, Алек­сей Кукаркин бригадала­ры шөгыльләнә. Монда нинди эш баруын күзаллау өчен түбә ябуда 19 кеше эшләвен әйтү дә җитә тор­гандыр

 – Стропилаларны урнаш­тыру төгәлләнеп килә, профнастил җәяргә ке­рештек, – диде шушы эшләр буенча җаваплы Мансур Ахметзин.

Штукатурчы-бизәүчеләр ике бригадага бүленеп эшли, алар беренче катта эшләрен төгәлләп, икенче

 катка күтәрелгәннәр. Шту­катурчылар Сөмбел Гали­ева, Ландыш Сафиулли­на, аның улы Наил, Илназ Нуриев белән сөйләшеп тордык. Дөресен генә әйткәндә, баш күтәрергә дә вакытлары юк.

Сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз, үзебезнең балаларны да шушы бак­чага күчерергә исәплибез. Шәһәрдәге мәктәп, ба­лалар бакчаларыннан да һәркөнне хемәткәрләр ки­леп җыештырып китәләр, бөтен җирдә тәртип, чис- талык, эшләргә уңайлы, – ди Сөмбел Галиева.

Беренче-икенче катлар­да тәрәзәләр урнаш­тырылган, алар плас- тиктан. Беренче катта җылылык системалары көйләү – биметаллик ра­диаторлар урнаштыру бара. Уен залларында, чишенү, санузел урнашкан бүлмәләрдә идәннәре дә җылытыла торган була. Ишекләр куелса, группа­ларда түшәм-стеналарны буяу, линолеум җәю эшләренә дә керешергә мөмкин булачак. Баш­ка эшләргә параллель рәвештә бина эчендә ка­нализация, су линияләре, электрүткәргечләр сузу кебек эшләр башкарыл­ган.

Садак бистәсенең төньяк өлешендә төзелүче яңа балалар бакчасы бис- тәнең инфраструктура­сына да йогынты ясар дип көтелә. Хәзерге ва­кытта бакчага тышкы як­тан суүткәргечләр сузу, газ кертү буенча проект эшләре алып барыла. Электр энергиясе белән тәэмин итү өчен электр баганалары утыртылган, электр кабельләре сузу төгәлләнгән.

 сан

Бүгенге көнгә балаларын бакчага урнаштыруга 100 ата-анадан гариза кергән. Биредә 14 группа булачак. Штат урыны 72 хезмәткәргә исәпләнгән, хәзерге көндә эшкә урнашуны сорап 61 гариза кергән. Тәрбиячеләр эшкә конкурс буенча алыначак, төп таләпләрнең берсе – педагогик белемгә ия булу.

безнең белешмә

Бакчага исем кушканда колакка ят исем кушмаса­лар гына ярар иде дип уйлаган идек. Әлеге төзелеш минзәләлеләр өчен сөенечле вакыйга булганга, исе­ме “Шатлык” булачак дип ишеттек. Бик матур исем.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International