Ватанны саклаучылар елында үзенең 95 яшьлек юбилеен Минзәлә шәһәрендә яшәүче, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Закирова Аграфена Гавриловна билгеләп үтә.
Аграфена Гавриловна 1930 елның 12 ноябрендә Минзәлә районының Рус Мөшегесе авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә, савымчы булып эшләгән. 1957 елда гаиләсе белән шәһәргә күченгәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә шәһәренең типографиясендә эшләгән.
Аграфена Гавриловнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә әбидә 3 онык, 5 оныкчык бар.
Хөрмәтле Аграфена Гавриловна!
Туган көнегез белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Без сезнең буын белән горурланабыз – геройлар һәм җиңүчеләр буыны, алар авыр сынауларны намус белән үттеләр. Сезнең батырлыгыгыз һәм Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтегез аркасында, без быел Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов