Минзәлә районының 2 нче урта мәктәбендә укучы Зиязиева Нәргизә, Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган «Мәктәп чисталык кубогы» республика конкурсының йомгаклау чарасында катнашты.
Нәргизә проектның балалар дирекциясе составына керде — этапларда ярдәм итте, биремнәрне тикшерде һәм финал квизында катнашты.
Чара нәтиҗәләре буенча балалар дирекциясенең иң яхшы 10 вәкиле исәбенә керде.