Татарстан Республикасы Минзәлә район суды хөкемдары Александра Воронина Россия хөкемдарлар берләшмәсе командасы составында хатын-кыз командалары арасында Россия хөкемдарлар берләшмәсе Кубогына беренче Бөтенроссия волейбол турнирында катнашты. Турнир Санкт-Петербург шәһәрендә узды.
Хатын-кызлар арасында турнирда Кемерово, Кострома, Мурманск, Түбән Новгород өлкәләре суд системалары командалары, Россия хөкемдарлар берләшмәсе җыелма командасы катнашты.
Турнир җиңүчесе булып Россия хөкемдарлар берләшмәсе командасы чыкты, икенче урынны Кемерово өлкәсе судлары командасы алды, өченче урынны Кострома өлкәсе судлары командасы яулады.