Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының тарифлар буенча рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эшлекле сәфәр белән Минзәлә районында булды.

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Шәһәр Башкарма комитеты бинасында халыкны кабул итү узды, анда минзәләлеләр Дәүләт комитеты компетенциясендә булган (бәяләр һәм тарифлар билгеләү өлешендә) сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, квалификацияле җаваплар алдылар.

Болардан тыш, шәһәр карамагындагы оешмаларда ("Минзәлә районы Коммуналь челтәрләр" АҖнең җылылык трассасын, Минзәлә медицина училищесының тулай торагы котельнясын һәм биологик чистарту корылмаларын да кертеп) булдылар. Шулай ук эшчәнлеккә һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына бәя бирү максатыннан, "Челтәрләр компаниясе" АҖ филилалын карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International