21 - 27 июль көннәрендә Россиядә Баш мие сәламәтлеген саклау атналыгы уза.

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Баш мие - кешенең үзәк нерв системасы белән идарә итүче төп орган. Аның эшчәнлеге бозылу тиз арада бөтен организм бозылуга китерә. 

Җитди баш мие авырулары арасында – деменция, таралучы склероз, эпилепсия, Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары, шулай ук баш миенең хроник ишемия авыруы. Кан тамырлары авырулары аеруча куркыныч, иң беренче чиратта - инсульт, ә аның таралуы туктаусыз арта бара.

Җитди сигналларны игътибарсыз калдырмагыз. Баш авыртуның ешаюы, хәлсезлек һәм баш әйләнү, концентрация яисә хәтер начарланса, табибка мөрәҗәгать итегез. 

баш мие сәламәтлеген саклау өчен түбәндәгеләр тәкъдим ителә: акыл активлыгын саклап калырга (яңа белем алу, китап уку, интеллектуаль уеннар), актив аралашырга, физкультура белән шөгыльләнергә, суны кирәкле күләмдә эчәргә, начар гадәтләрдән арынырга, сәламәт тукланырга (антиоксидантларга бай продуктлар һәм омега-3), йокы режимын сакларга (7-9 сәгать), диспансеризацияне вакытында узарга, саф һавада йөрергә һәм стресс дәрәҗәсен киметергә.

Баш мие авыруларын вакытында ачыклау – уңышлы дәвалану һәм җитди нәтиҗәләрне булдырмау. Вакытында медицина тикшерүе узу һәм диспансеризациякуркыныч факторларны ачыкларга һәм иртә стадиядә дәвалануга мөмкинлек бирә.  

Исегездә тотыгыз: баш мие сәламәтлеген кайгырту даими булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International