Дәүләт Думасы «Хәрби хезмәттәгеләрнең статусы турында», «РФ Эчке эшләр органнарында хезмәт итү турында» Фзга һәм аерым категориягә керүче хәрби хезмәттәгеләр һәм полициянең махсус званиеләренә ия булган хезмәткәләр өчен атналык хезмәт итү вакытының кыскартылган озынлыгын билгеләү мәсьәләсе буенча кайбер кануннарга үзгәрешләр кертү турында канун проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина шәрехләде: «Кабул ителгән инициатива хәрби хезмәттәгеләр өчен хезмәт кануннарындагы гаделсезлекне бетерү өчен билгеләнгән.
Бүгенге көндә I яисә II төркем инвалидлыгы булган гражданнар өчен РФ Хезмәт кодексы нигезендә кыскартылган эш көне билгеләнгән, ләкин бу хәрби хезмәттәгеләргә кагылмый. Хәрби хезмәттәгеләр, шул исәптән, инвалидлар өчен атналык хезмәт итү вакытының гомуми озынлыгы 40 сәгать тәшкил итә. Тәкъдим ителгән проект гадел төзәтмәләр кертәчәк».
Документ нигезендә, РФ милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм полициянең махсус званиесен йөрткән вазыйфаи бурычларны башкару белән бәйле, яисә авыру нәтиҗәсендә, хезмәт вазыйфаларын башкарганда алган имгәнүләре (яралану, травма, контузия) нәтиҗәсендә инвалидлык алган, I һәм II төркем инвалидлык алган затлар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, хәбри хезмәттәгеләр өчен атналык хезмәт итү вакытының кыскартылган озынлыгы — атнага 35 сәгатьтән артмаган — билгеләнә.