Минзәлә районында яшәүче иң өлкән хатын-кыз Мәчтүрә Усманова үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мәчтүрә Мирзаян кызы 1920 елның 1 июлендә Әтрәкле авылында туа. Ул гаиләдә 4 кызның өченчесе була.
Бөек Ватан сугышы елларында Калморза авылында колхозда келәтче булып эшли.
1987 елда ире һәм балалары белән Минзәләгә күчеп килә. Мәчтүрә Усманова-тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән, күп санлы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Ире белән өч бала үстергән, хәзер 6 оныгы, 4 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгы бар.