Инвалидлар җәмгыятендә хәрби хәрәкәт ветераны Руслан белән очрашу булды.

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Очрашу инвалидларның сетка үрү өчен материалны кискән вакытка туры килде. 

Инвалидлар Русланны актлар залына чакырсалар да ул анда үтмәде, монда бөтен матурлык дип алар янында калды. Руслан инвалидлар оешмасы әгъзаларына сеткалар үрү өчен материал әзерләгәне өчен бик зур рәхмәтен җиткерде. Ул аларга «Сез безнең тылыбыз, сезнең эшне беркайда да күрсәтмиләр, сез Россия армиясенә даими ярдәм күрсәтәсез, сезнең алда баш иямен», диде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International