Тыл хезмәтчәненең 105 яшьлек юбилее белән котлау!

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Усманова Мәчтүрә Мирзаян кызы 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мәчтүрә Мирзаян кызы 01.07.1920 Минзәлә районының Әтрәкле авылында туа.

«Гигант» колхозында төрле эшләрдә эшли. 1985 елда гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр.

Мәчтура Мирзаян кызының бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен»медале белән бүләкләнгән. Ире белән 3 бала үстерәләр. Әби янына 6 оныгы, 4 оныкчыгы, 1 оныкчыгы килә. Балалар көн саен аның янына килеп йөриләр.

Хөрмәтле Мәчтүрә Мирзаяновна!

Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International