Казанда узган «Өченче яшь» республика пенсионерлар Спартакиадасында Минзәлә районы командасы гомуми зачетта 3 нче урынны алды. ГТО нормативларын тапшыру буенча әлеге ярыш кысаларында минзәләлеләр 2 урынны алдылар.
Шәхси уңышларга килгәндә, команда җитәкчесе Фәния Григорьева — өстәл теннисы буенча 1 нче, Андрей Гурьев 2 нче урынны алды. Йөзү буенча Зөлфия Мөсәвирова-1 нче, Рәфис Мөбәрәкшин-3 нче, ату буенча Михаил Кукаркин 3 нче урынга чыкты. Җиңел атлетика буенча Радик Нәҗмиев 1 нче урынны алды.
— Без үзләренең актив яшәү рәвеше, казанышлары белән яшьләргә үрнәк күрсәтүче хөрмәтле спортчыларыбыз белән горурланабыз,-дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Алсу Ганиева.



