Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы территориаль бүлегенә (8552) 32 05 77 телефоны буенча шалтыратырга була (дүшәмбе - пәнҗешәмбе-09.00 дән 16.00 гә кадәр, җомга-09.00 дән 15.00 гә кадәр, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес).
"Кайнар линия" 2025 елның 18 апреленә кадәр эшләячәк.