Әлфия Когогина: кабул ителгән инициатива массакүләм чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән

2025 елның 30 марты, якшәмбе

Дәүләт Думасы тамаша чарасын оештырганда һәм уздырганда җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү үзенчәлекләрен билгели торган закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «эшмәкәрлек» федераль партпроекты координаторы Әлфия Когогина: «Инициатива массакүләм мавыктыргыч чаралар үткәргәндә гражданнарның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Оештыручылар чараның программасы, аның асыл өлеше өчен генә түгел, ә аңа килгән кешеләрнең иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге өчен дә җавап бирергә тиеш».
Закон нигезендә, мавыктыргыч чараны уздыру урыны инфраструктура һәм куркынычсызлыкны, шул исәптән террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен техник җиһазланган очракта гына мөмкин булачак.
Оештыручы төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә чараның урыны, датасы, вакыты, тематикасы һәм катнашучылар саны турында алдан хәбәр итәргә тиеш булачак. Конкрет тәртипне закон асты акты белән билгеләячәкләр.
Куркыныч янаган очракта оештыручылар тамаша чарасына килүчеләрне эвакуацияләргә тиеш булачак.
Федераль канун 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International